news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар республика Рәисен сайлауларда үзләре булган урыннан тавыш бирә алачак

Татарстан Рәисен сайлауларда тавыш бирүчеләр үзләре булган урындагы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Бу хакта бүген республика Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.

«Сайлаучылар тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, булган торак пунктта тавыш бирә алачак. «Мобиль сайлаучы» механизмы гамәлдә булачак», – дип сөйләде ул.

Булган урыннан тавыш бирү өчен гаризаларны 30 июльдән территориаль сайлау комиссияләрендә, Күпфункцияле үзәктә, Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә, ә 3 сентябрьдән участок сайлау комиссияләрендә кабул итә башлаячаклар. Гаризаларны 10 сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин була.

«Республикада барлык дәрәҗәдәге сайлауларда тавыш бирү бер көнлек форматта – 14 сентябрьдә үткәреләчәк. Тавыш бирү вакыты закон белән билгеләнгән – иртәнге 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр», – дип ассызыклады Нефедов.

Аның сүзләренчә, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы урнаштырылачак 65 территориаль комиссиядә һәм 44 участок сайлау комиссиясендә тавыш бирү процессы барышында видеокүзәтү оештырылачак. Калган барлык участок сайлау комиссияләрендә видеорегистраторлар урнаштырылачак.

Татарстанда 14 сентябрьдә республика Рәисен, Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot