news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар перспектив һөнәрләргә бушлай өйрәнә ала

Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Укыту «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел «Цифрлы икътисад» программасында катнашып, түбәндәге категория гражданнары укыту узарга мөмкин:

  1. Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы инвалидлар һәм эшсезләр (уку бушлай).
  2. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм хезмәт хаклары уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган ата-аналар һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән эшсезләр (75% күләмендә ташлама).
  3. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм төбәк буенча уртачадан күбрәк хезмәт хакы алучы ата-аналар; югары уку йортлары, техникумнар һәм көллият студентлары; шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хезмәт хакы уртача төбәкнекеннән түбән булган гражданнар (50% күләмендә ташлама).

Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot