news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар, олы хаҗ гыйбадәтләренә кадәр, гомрә хаҗын башкаралар

Шулай ук хаҗилар өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештыру да каралган

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Казаннан “ДУМ РТ Хадж” программасы белән хаҗ сәфәренә китүчеләрнең 220 кешедән торган беренче төркеме кичке 6га Согуд Гарәбстанына барып җитте. Төркемнең бер өлеше шушы көнне үк гомрә хаҗын кылды. Шулай ук бүген күпләр әлеге кече хаҗ гыйбадәтләрен башкарачак.

Бу хакта шушы төркемнән “Яңа гасыр” телеканалы “Нәсыйхәт” тапшыруының автор һәм алып баручысы Ләйсирә Фазлыева хәбәр итте, дип белешмә бирделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

“Аллага шөкер, самолетта яхшы очтык. Җиддә аэропортына самолет кичке 6га төште. Бераз иртәрәк тә булгандыр әле. Татарстанлыларга 5 кунакханә әзерләнгән, көнгә берничә мәртәбә ашаталар. Һәр бүлмәдә кондиционер эшли. Көнкүреш шартлар яхшы, болай халәт өйдәге кебек. Бары гыйбадәт кылу, догалар уку турында уйларга, бар күңелеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлап йөрергә генә кирәк. Биредә адым саен ихрам киемендәге ир-ат мөселманнар, якты йөзле мөслимәләрне очратабыз, бер-берсен ихтирам белән сәламлиләр. Күңелне рухландыра торган бик ихлас маназара. Бар җиргә төркем җитәкчеләре озатып йөри, адашырлык түгел дип уйлыйм. “Әл-харам” мәчетеннән кунакханәләр 3 чакрым ераклыкта, автобуслар бушлай даими йөреп тора”, - дип, андагы вазгыятьне сурәтли журналист.

“ДУМ РТ Хадж” программасында олы хаҗ гыйбадәтләренә кадәр хаҗилар өчен тарихи урыннарга сәяхәтләр оештыру да каралган. Хәзерге вакытта Мәккәдә 50 градус эссе. Хаҗиларыбызга хаҗ гамәлләрен башкарырга Аллаһы ярдәм бирсен һәм хаҗларын кабуллардан кылсын иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100