Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар ноябрьдә өстәмә ике көн ял итәчәк
Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз