Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар ноябрь бәйрәмнәрендә диспансеризация уза алачак
Татарстан халкы бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе уза алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.
Шул исәптән билгеле бер яшькә җитү белән бәйле тикшеренүләр, тирәнәйтелгән диспансеризация яки репродуктив сәламәтлеккә бәя бирергә кирәк булган очраклар буенча да тикшерелергә мөмкин булачак.
Кабул итү сәгатьләре турында регистратурада һәм мәгълүмати стендларда, яисә сайтларда һәм медицина оешмаларының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз