news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар мобилизацияләнгән якыннарына кыр почтасы белән хатлар җибәрә ала

Россия Саклану министрлыгы махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эшен оештырды. РФ Кораллы Көчләренең фельдъегерия-почта элемтәсе бүлекләре хатларны тапшыру белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта махсус операция зонасындагы ир-атларга хат язу өчен аның хәрби частенең номерын белергә кирәк. Мобилизацияләнүчегә хәрби часть номерын чакырылу белән хәбәр иттеләр һәм ул номер үзгәрмәгән.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында якыннары мобилизацияләнгән туганының хәрби часте номерын белмәсә, алар муниципаль берәмлекнең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Аларның телефон номерлары Татарстан Хәрби комиссариатының рәсми сайтында бирелгән.

Хат гади почта конвертында җибәрелә, адресны үрнәк буенча язарга кирәк:

103400, Мәскәү - 400, алга таба хәрби часть номеры. Алар гади хат кебек китә.

Хәрбиләр шулай ук якыннарына хат җибәрү мөмкинлегенә ия. Моның өчен һәр хәрби почта конвертлары һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100