news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк

Татарстанда башкарма хакимиятнең максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты башланды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзер татарстанлылар республикадагы министрлык һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

«Сентябрь аенда республикада кайбер башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру, аларның үтәлешен контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алды. Хәзер халык ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак, шулай ук төп күрсәткечләргә ирешүен контрольдә тотачак», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике яклы элемтәнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, республика халкын карарлар кабул итү процессына җәлеп итү эше дәвам иттереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot