Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салымнар түләү мәсьәләләре буенча республика халкы белән аңлату эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Миңнеханов искәрткәнчә, 1 нче декабрьгә кадәр Татарстанда яшәүче 2,2 млн кеше милек салымнарын түләргә тиеш. 2025 елда мондый түләүләрнең гомуми суммасы 13,3 млрд сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, 221 мең татарстанлы физик затлар кеременә салым буенча өстәмә түләүләрне түләргә тиеш. Бюджет каршында бу йөкләмәләрнең гомуми суммасы 14,1 млрд сумга җитә.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 1 нче декабрьгә кадәр республиканың берләштерелгән бюджетына гомумән алганда 27,4 млрд сум җыярга кирәклеген искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз