news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар милек салымнары буенча бурычлы

Бүгенге көндә транспорт салымы буенча бурыч 261 млн. сум тәшкил итә

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда физик затларның вакытында түләнмәгән салымнары буенча бурычлары шактый җыелган. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерде.
Аерым алганда, бүгенге көндә транспорт салымы буенча бурыч 261 млн. сум тәшкил итә, милек салымы – 200 млн. сум тирәсе дип белдерде ул. Республикада җир салымы буенча бурыч 100 млн.сумнан артык. Моннан тыш, НДФЛ буенча бурыч 500 млн. сум тирәсе тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Казанда 17 терминал урнаштырылган, шәһәр халкы алар ярдәмендә салымнарын түли ала. РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе терминаллар челтәрен киңәйтергә ниятли, якын киләчәктә алар республиканың зур шәһәрләрендә дә куелачак. Татарстанда барлыгы 3,8 млн. кеше яши, аларның 3,33 миллионы милек салымын түләүчеләр.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100