news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Мәскәүдә журналистлар истәлегенә аллея утыртуда катнашты

Татарстанлылар Мәскәүдә журналистлар истәлегенә аллея утыртуда катнашты
Фото: Дмитрий Шилов

Бүген Мәскәүдә Марьино районында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган журналистлар истәлегенә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Мәскәү шәһәрендәге вәкиле Динә Газалиева хәбәр итте.

Артем Боровик исемендәге паркта төзелә торган чиркәү янында һәлак булган журналистларга бүген Хәтер ташы урнаштырылган, шулай ук тантаналы тематик митинг узган. Хәтер ташы янында QR-кодлы стенд урнаштырылган, аның буенча һәлак булган журналистлар турында укырга, аларның портретларын күрергә мөмкин.

Шулай ук һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган журналистларның истәлегенә эрбет агачы аллеясы утырттылар. Мәскәүгә Таулы Алтайдан 33 себер эрбет агачы алып кайттылар һәм бүген тантанада катнашучылар тарафыннан утыртылды. Татарстан журналистлары шулай ук эрбет агачын утыртуда катнашты һәм Хәтер ташына чәчәкләр салды.

Оештыручылар сүзләренчә, соңрак мондый Хәтер аллеялары һәлак булган хәрби корреспондентлар хөрмәтенә Россиянең башка төбәкләрендә дә барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100