news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк

Татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Атнага биш көн эшләүче татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк. Бу хакта республиканың җитештерү календареннән билгеле булды.

Татарстанда яшәүчеләрнең беренче озын яллары дүрт көн (1-4 май) дәвам итәчәк. Бу 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү һәм 4 гыйнвардагы ял көне 2 майга күчү белән бәйле.

Шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итү һәм 23 февральдәге ял көне 8 майга күчү сәбәпле, Татарстан халкы дүрт көн рәттән (8-11 май) ял итәчәк.

Моннан тыш, атнага биш көн эшләүчеләр өчен 17, 18, 24, 25 һәм 31 май ял көннәре була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100