news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Лев Гумилев музеенда булды

Тәүдә Казанның мәртәбәле делегациясе данлыклы шәхес истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

(Санкт-Петербург, 23 ноябрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Татарстаннан югары кунаклар - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, аның ярдәмчесе Дамир Сабиров, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте әгъзалары: Сәлим Хәсәнов, Шамил Алюшев, Җәмил Гыйниятуллов, Казаннан килгән журналистлар Лев Гумилев музеенда булды.
Тәүдә Казанның мәртәбәле делегациясе данлыклы шәхес истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды. Мемориаль такта Башкортостан татары Әхнәф Зыякаев иҗаты. Чәчкә салган дулкынландыргыч минутта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Тукайга һәйкәл (аның да авторы Әхнәф Зыякаев) ачкан вакытны искә төшерде. Искиткеч талантлы эш. Тукай һәйкәлендә аның образы шулкадәр ачык чагылган. Сокланырлык хезмәт, диде. Аннары мөхтәрәм казанлылар музей-фатирны карады. Билгеле тарихчы һәм тюрколог Лев Гумилев бу фатирда туксанынчы елларда яши. Фәрит Мөхәммәтшин Лев Гумилевның күп халыклар мәдәнияте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин Музейга Татарстан Президенты исеменнән һәм Минтимер Шәймиев кул куйган Гумилев бюсты төшерелгән картина бүләк итте. Анда “Рәхмәтле татарлардан гасырларга истәлек” дип язылган. Татарстанлылар Казан шәһәрендәге Санкт–Петербург урамында Гумилевка һәйкәл куелганлыгын да, аның истәлегенә мәдәни чаралар үткәрелүен дә сөйләде. Музей җитәкчеләре үз чиратында бөек галимнең алда торган 100 елллыгы уңаеннан оештырылачак һәм үткәреләчәк чараларда, музейны зурайтуда Казаннан ярдәм көтүләрен белдерде. ТР Дәүләт Советы Рәисе зур галим юбилее гомумрусиядә генә түгел, БДБ җирлегендә дә билгеләнергә тиеш, дип белдерде. Ике як та Гумилевның тулы әсәрләре җыелмасын басарга кирәклеген ассызыклады. Аннары музей җитәкчелеге Фәрит Мөхәммәтшинның кадерле кунаклар дәфтәренә бер-ике җөмлә язып китүен дә үтенде. Үзара фикер алышу, дусларча ихлас очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100