news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Крокус»тагы теракт корбаннарын искә алу акциясенә кушылды

Татарстанлылар «Крокус»тагы теракт корбаннарын искә алу акциясенә кушылды

Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан яшьләре «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннарын искә алу гомумроссия чарасына кушылды.

Казанда «Яшь гвардия», студент отрядлары, «Форпост», студентлар лигасы, Гомумроссия халык фронтыннан йөзләп активист Җиңү паркына җыелып, «Татарстан. Скорбим. 22.03.2024» дип язылган шәмнәр кабызды.

Махсус операциядә катнашучы Россия Герое Рәсим Баксиков бу чараның кешеләрне уйланырга мәҗбүр итүен билгеләп үтте. Иминлек органнары эшчәнлегенең тырышып эшләвенә карамастан, һәркем игътибарлы булырга, террор чараларын кисәтү турында уйланырга тиеш.

«Бу илебез өчен куркыныч фаҗига. Без бу авыр кайгыга битараф кала алмыйбыз. Барлык ил кайгыра. Татарстан яшьләре, гомумроссия чараларында катнашып, кайгыруын, бердәмлеген күрсәтә», – диде Яшьләр эшләр министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Татарстан районнарында да фаҗига корбананрын искә алдылар. Кайгы уртаклашуның символы – ак торналар, алар яшьләр үзәкләре тәрәзәләрендә дә куелды.

«Моны эшләгәннәрне кеше дип әйтергә тел әйләнми. Бу фаҗигане кичергән һәркем белән бергә кайгырабыз. Түбән Кама яшьләре стихияле мемориал оештырды, бик күп кешеләр килеп, фаҗига корбаннарын искә ала», – диде Түбән Камадагы «Ковер» яшьләр үзәге директоры Булат Әюпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100