Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар ковид буенча кайнар элемтәгә битлек кимәгән күршеләреннән зарлана
Колл-үзәк барлыгы 30 мең шалтырату кабул иткән, иң популяр сорау ковид йоктырдым дип шикләнгән вакытта гамәлләр тәртибе турында булган.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус инфекциясе буенча 122 номеры буенча эшли торган кайнар элемтәгә битлек киюдән баш тарткан күршеләреннән зарланганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә берләштерелгән үзәк җитәкчесе Линар Гарифуллин сөйләде.
«Үзенчәлекле очраклар юк. Хулиганнар, адекват булмаган кешеләр шалтырата, әмма алар санаулы. Барлык сораулар да төп темага кагыла. Әмма күрше битлек кими, бу дөрес түгел бит дип шалтыратучылар да бар», — диде спикер.
Иң популяр мөрәҗәгатьләр арасында ковид йоктырдым дип шикләнгән вакытта гамәлләр тәртибе, өйгә табиб чакыру, ковид-авыруга бушлай дарулар алу һәм тест нәтиҗәләрен белү турында булган.
Кайнар линия 25 ноябрьдә эшли башлады, шул вакыттан алып Татарстанда яшәүчеләрдән 30 мең шалтырату кабул ителгән, бер көндә меңгә якын кеше шалтыраткан. Гадәттә сөйләшү дүрт минут дәвам итә, ә җавап көтү вакыты 15 секундтан артмый.
Кайнар элемтәгә 122 яки 8(800)222-59-00 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз