news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Корбан гаетендә 4, 5 һәм 6 октябрь көннәрендә ял итәчәк

Быел бәйрәмнең башы ял көненә туры килә

 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Быел татарстанлылар Корбан бәйрәмендә 4, 5 һәм 6 октябрь көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство искәртеп узганча, ТРның "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законы нигезендә, Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала. ТР Президенты Указы белән быел Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә, ә ул шимбә, ягъни ял көне. 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне бергә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шуңа да ял көне шимбә 4 октябрьдән дүшәмбе 6 октябрьгә күчерелә.

Шул рәвешле, быел Татарстанда 4, 5 һәм 6 октябрь ял көне була.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100