Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар контракт буенча хәрби хезмәт белән ешрак кызыксына башлаган
Татарстанда яшәүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт белән активрак кызыксына башлаган. Бу хакта 117 контакт-үзәге директоры Алексей Сиитовка сылтама белән «Вести Татарстана» хәбәр итә.
Сиитов билгеләп үткәнчә, узган атнада 117 бердәм контакт-үзәгенә контракт хезмәтенә 231 кандидат мөрәҗәгать иткән. Бу бер атна элек мөрәҗәгать итүчеләрдән 15 процентка артыграк, диде Сиитов.
Билгеләп үтелгәнчә, контакт-үзәк хезмәткәрләре контракт шартлары һәм аны төзү тәртибенә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Контракт хезмәтенә кандидатлар күбесенчә матди түләүләр, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сораулар бирә.
Алексей Сиитов конрактчыларга өстәмә түләүләр каралуын әйтте, аларга кагылышлы мәсьәләләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән аралашкан вакытта хәл ителә.
Контракт буенча хәрби хезмәт турында тагын да тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз