news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Конституциягә тавыш бирүгә карата онлайн-форумда сораулар бирә алачак

Сайлаучылар өчен «Минем тавыш» форумы бүген 14.00 сәгатьтә узачак.

Татарстанлылар Конституциягә тавыш бирүгә карата онлайн-форумда сораулар бирә алачак
Владимир Васильев

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда сайлаучылар өчен «Минем тавыш» онлайн-форумы узачак. Әлеге чара бүген 14.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без сайлаучылар форумы кебек мәйданчык ачарга телибез. Анда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев катнашачак. Форумны караучылар экспертларга туры эфир вакытында сораулар бирә алачак. Чара Конституциягә яңалыклар кертелүгә һәм 13 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көненә багышланачак», — диде ул.

Андрей Кондратьев «Минем тавыш» мәйданчыгы даими үткәреләчәген искәртте. «Минем тавыш» сайлау кануннарындагы үзгәрешләр хакында сөйләшү, сайлау процессының гадел булуын тәэмин итү һәм тавыш бирү барышын күзәтү өчен һәр ике атна саен экспертлар җыячак», — дип билгеләп үтте ул.

Форумда катнашыр өчен, «Минем тавыш» проектының рәсми сайтына, YouTube социаль челтәренә, Вконтакте социаль челтәренә кушылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100