news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен активрак түли башлады

Октябрь аена булган мәгълүматлар буенча, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелу дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 103,5% тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечтән 2,9 процентка югары. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Узган ун айда түләүләр 0,3 процентка арткан һәм 99,1 процент тәшкил иткән. Уртача еллык дәрәҗә 99,2% тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 0,1 процентка югары», - дип хәбәр итте Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, 29 муниципаль берәмлектә уртача еллык дәрәҗә уртача республика дәрәҗәсенә җитеп бетми. Әмма 16 муниципалитетта күрсәткечләр киресенчә Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән артып киткән.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot