news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар көчле яңгыр һәм боз сурәтләнгән кадрлар белән уртаклаша

Татарстан яшенле яңгырлар әсирлегендә калды, урыны белән боз яуды. Кайбер районнарда әле һаман да күк күкрәгән тавышлар ишетелә, ә яңгыр коюын дәвам итә. Республика халкы социаль челтәрләрдә шуның фотоларын һәм видеоларын урнаштыра.

Фото: © соцчелтәр

Бөгелмә районының Спасское авылында боз уңышка җитди зыян китергән - бу хакта җирле халык хәбәр итә.

Юлларда да вазгыять катлаулы: көчле яңгыр аркасында М7 трассасында күз күреме начарайган. Күп кенә автомобильчеләр, яңгыр беткәнен көтеп, юл читендә туктаган, дип хәбәр итә шаһитлар.

Элегрәк без Казанның да ук коеп яуган яңгырдан зыян күрүе хакында сөйләгән идек - шәһәрнең кайбер урамнарын су басты.

news_right_1
news_right_2
news_bot