Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар Казаннан хаҗ сәфәренә кузгала
Изге юлга чыгучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе озатырга ниятли
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). 25 сентябрь көнне “Казан” халыкара аэропортыннан татарстанлыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанының Җиддә каласына туры рейс белән хаҗ сәфәренә кузгала. Аерым алганда, “ДУМ РТ хадж” программасы буенча 6 имам-җитәкче озатуында 220 кеше әлеге ерак юлга чыга, быел исә, гомумән, 1800 татарстанлы Мәккә, Мәдинәдә хаҗ гамәлләре кылып кайта. ТР Хөкүмәте ярдәме белән, хаҗга баручыларны 15 табиб та озата бара, алар үзләре белән кунакханәләрдә һәм хаҗ гамәле кылган урыннарда медицина пунктлары оештырырлык җиһазлар, медикаментлар алып китә.
Изге юлга чыгучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатырга ниятли (шул уңайдан журналистлар Казанның Тукай ур., 3 адресы буенча урнашкан үзәккә иртәнге 7гә чакырулы).
Оештыручылардан алынган белешмә буенча, 155 мең сумга төшкән хаҗ сәфәре 20-30 көн дәвам итәчәк һәм шуның 5 көнен алар Мәдинә мәчетендә гыйбадәттә үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз