Татарстанлылар «Казан Кремле Кубогы»на көрәшүдән төшеп калды
Татарстанлылар «Казан Кремле Кубогы»на көрәшүдән төшеп калды
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). «Казан Кремле Кубогы»ннан Татарстанның ике теннисисты да төшеп калды. Турнирның беренче төркемендә үк Ренат Шәйхелисламов Сочидан Артем Исаевка оттырды (3/6, 1/6), ә Антон Селецкий Майкоптан Виталий Решетниковка җиңелде (2/6, 2/6). «Кремль Кубогы»ның узган елгы җиңүчесе мәскәүле Александр Маркин Санкт-Петербургтан Семен Сяркинны җиңеп, беренче раундны җиңел үтте (6/4, 6/4). Танылган Андрей Черкасов көрәшкә бүген кич керешәчәк. Аңа каршы Рязаньнан Иван Циганов уйный.