news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала

Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

Татарстанлылар иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр  «Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте» федераль экологик проекты кысаларында макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алыштыра ала, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен 20 апрельгә кадәр проект сайтында (http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1) гариза калдырырга һәм икенчел чималны республиканың берничә шәһәрендә урнашкан кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.

Татарстан әлеге экологик акциядә инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot