news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар «Игелекле гамәлләр марафоны» волонтерлык акциясенә кушыла алалар

Татарстанда волонтерлар көнен бәйрәм итүгә багышланган ике көнлек «Игелекле гамәлләр марафоны» акциясе уза. Аның кысаларында һәркем игелекле эшләр башкарырга һәм призлар алырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Бердәм гамәлләр көннәре форматында акция 4-5 декабрьдә уздырыла. Волонтерлар эшчәнлегенең юнәлешләрен сайларга мөмкин – биремнәр мәдәният, экология, патриотик тәрбия, туризм, медиа, вакыйгалар кебек өлкәләрдә тәкъдим ителгән.

Акция «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Татарстан Республикасы волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» тарафыннан «Россия – мөмкинлекләр иле» үсеш программасы белән берлектә уздырыла.

Волонтерлар көне Россиядә 5 декабрьдә ил президенты Владимир Путин указы буенча билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot