news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар иң яхшы аш-су остасы исеме өчен көрәшәчәк

12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак.

Татарстанлылар иң яхшы аш-су остасы исеме өчен көрәшәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак, дип хәбәр итә Казан инновацион университеты матбугат хезмәте.

Конкурста җәмәгать туклануы предприятиеләре аш-су осталары һәм студентлар катнашачак. Чара татар халык ашларын һәм татарларның кунакчыл булуын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурсны Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, Рестораторлар һәм һәм отельерлар ассоциациясе оештыра.

Конкурсның ачылыш тантанасы 12 апрельдә 15.00 сәгатьтә Казан ярминкәсендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot