news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар хәйрия фонды аша мохтаҗларга 30 млн сумга якын ярдәм күрсәтте

3,4 млн сумнан артык акча җыелган хәйрия чараларын оештыруда 1 700дән артык волонтер катнашты.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 2018 елда «Альпари» хәйрия фонды Татарстан халкына 29,4 млн сумнан артык ярдәм күрсәтте. Бу алдагы хисап чорына караганда 125 процентка күбрәк. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күрсәтелгән ярдәм күләме узган ел белән чагыштырганда 2,25 тапкырга артты. 29,4 млн сум Фонд тарихында иң югары сумма», — дип белдерде «Альпари» хәйрия фондын гамәлгә куючы Андрей Дашин.

Аның сүзләренә караганда, бу Татарстан территориясендә хәйрия эшчәнлегендә мөһим позитив үзгәрешләр булып тора. Бу эш үтә күренмәлелек, социаль программаларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда хөкүмәт ярдәме һәм, нәтиҗәдә, бюрократик каршылыкларны киметү аркасында мөмкин булды.

«Киләчәктә безнең хәйрия эшләре волонтерларның киң даирәсе, шәхси һәм юридик затлар ярдәме белән ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген көчәйтер дип ышанам», - дип өстәде ул.

Әйтик, узган ел 5800дән артык бала өчен гомуми 3,4 млн сумнан артып киткән суммага 200дән артык чара үткәрелгән. Чараларны оештыруда һәм үткәрүдә 1700дән артык волонтер катнаша.

59 «Могҗизалар лавкасы» ярминкәсе барышында 3,5 млн сумнан артык акча җыелды. Моннан тыш, 2018 елда Татарстанның 32 балалар социаль оешмасына адреслы ярдәм күрсәтелде, шул исәптән Казанның беренче «балалар хосписына» 405 996 сум акча күчерелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100