news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Гомрә хаҗын кылды

Алар 13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән Мәккәгә барып җиткән.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Татарстаннан хаҗга киткән берничә төркем кардәшләребез бүген Гомрә хаҗын кылды.  Бу изге бурычны башкарыр алдыннан алар Зөлхәлифә микатында ихрам ниятләде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән алар Мәккәгә барып җиткән. 

"Татарстан хаҗилары Әл-Хәрәм мәчетендә җиде тапкыр Кәгъбә тирәли әйләнгән. Аннары Сафа һәм Мәрвә таулары арасындагы араны җиде тапкыр узган. Боларның барысы да оешкан төстә башкарылган. Төркем җитәкчеләренең берсе Зөлфәт хәзрәт Габдуллин үз хаҗиләрен югалтмас өчен Татарстан әләме тоткан  булган.

Казаннан килгән хаҗилар Мәккәдә яңа кунакханәдә урнашкан. Әл-Хәрәм мәчетеннән ул нибары 700ләп метр. Әлеге араны тоннель аша узасы. Гаджетлар белән оста файдаланучылар смартфоннарына Әл-Хәрәм мәчетенең махсус кушымтасын урнаштырган. Ул да югалган очракта ярдәм итәргә мөмкин.

"Шөкер, гомрә хаҗында югалучылар булмады. Татарстанлылар исән-сау гына кунакханәгә кайтып чәчләрен алдылар һәм шул рәвешле ихрамнан чыктылар. Аларны Мина үзәнлегенә бару, Гарәфә тавында тору, таш ату һәм корбан чалу көтә. Хаҗилар әлегә шуңа әзерләнә", диелгән әлеге хәбәрдә.. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100