news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Forbes дөньякүләм рейтингында үз урыннарын саклап калган

Дүрт татарстанлының байлыгын Forbes журналы 4,6 млрд доллар итеп бәяли.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстанның дүрт вәкиле 2018 елда Forbes журналының глобаль рейтингында үз урыннарын саклап калган. Аларның уртак байлыгын басма 4,6 млрд доллар итеп бәяли.

Глобаль исемлектә дөньяның бай кешеләреннән барлыгы 2 мең фамилия күрсәтелгән. 1999нчы урында “ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм аның беренче урынбасары Рөстәм Султиев. Аларның һәркайсының байлыгы 1,1әр млрд доллар.

Республиканың тагын ике вәкиле - бертуган Радик һәм Айрат Шәймиевләр. Алар рейтингта 1867нче баскычта һәм аларның һәркайсының байлыгы 1,2шәр млрд долларны тәшкил итә.

Быел Forbesның яңартылган Россия рейтингын НЛМК төркеме рәисе Владимир Лисин җитәкли. Аның активлары 19,1 млрд доллар тора. Лидерлар өчлегенә “Северстали” төп пакетын тотучы Алексей Мордашов (18,7 млрд доллар) һәм “Новатэка”га нигез салучы Леонид Михельсон (18 млрд доллар) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100