Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар Деманов һәм Хомяков авыр атлетика буенча Россия Кубогында “бронза” алды
Ярышлар 19-25 гыйнварда Старый Оскол шәһәрендә узды
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 19-25 гыйнварда Белгород өлкәсенең Старый Оскол шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогы узды.
77 кг авырлык категориясендә Татарстан спортчысы Дмитрий Хомяков бронза медаль алды, Краснодар крае вәкиле Рамзик Унанян “көмеш”ле булды, ә Виктор Гетц (Краснодарск крае – Мәскәү) алтын медальга ия булды.
105 кг авырлык категориясендә тагын бер татарстанлы Андрей Деманов өченче урынга чыкты, икенче урында - Василий Половников (Мәскәү – Кабардино-Балкария Республикасы), беренче - Геннадий Моратов (Мәскәү-Рязань өлкәсе), дип хәбәр ителә ТР Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз