news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталы аша хакимият органнарына мөрәҗәгать җибәрә ала

Татарстанда яшәүчеләр дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгатьләр җибәрә алачак. Депутатлар «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы закон проектын ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышында икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Закон проекты нигезендә гражданнар үзләренең электрон мөрәҗәгатьләренә җавапларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетка алачак. Мондый мөмкинлек 2025 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча гамәлгә ашырылырга тиеш.

Элегрәк закон проекты беренче укылышта кабул ителде. «Закон проектына төзәтмәләр кермәде», - дип хәбәр итте депутат Александр Чубаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot