news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар даруларга ташламаларны яңарту турында 1 октябрьгә кадәр гариза бирә ала

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре дә шундый ихтыяж турында кисәтә

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә кадәр татарстанлылар яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә даруларга ташламаларны яңарту турында гариза бирә ала, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Дәүләттән социаль ярдәм алуга хокуклы һәркем (федераль ташламалардан файдаланучылар) ташламалы дарулар белән тәэмин ителә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре дә шундый ихтыяж турында кисәтә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-онкологы Рөстәм Хәсәнов, баш белгеч-кардиолог Альберт Галявич, баш белгеч-пульмонолог Александр Визель, "В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" баш табибы Фәрит Җиһаншин, "Казан эндокринология диспансеры" баш табибы Светлана Зянгироваларның мөрәҗәгатендә болай диелгән:

"Хөрмәтле республика халкы! Без көн саен кешеләрнең авыруы белән күзгә-күз очрашабыз. Бүгенге көндә заманча технология һәм дарулар ярдәмендә медицина күп кешегә ярдәм итә ала. Тулысынча дәвалану мөмкинлеге булып та,  акча алуга өстенлек биреп, андый мөмкинлекне кулдан ычкындыруларын күрү рәхәт түгел. Чөнки даруларның бәясе кыйммәт, акчалата компенсация (600 сумнан аз гына артык) һәм гаилә бюджеты гына аңа җитми.

Әйе, бүгенге көндә кайчагында рецепт яздыру  өчен табибларга зур чиратлар торырга туры килә. Без бу проблеманы беләбез һәм аны бетерү өчен актив эш алып барабыз. Әмма сүз сәламәтлек хакында барганда бу проблемалар мөһим түгел.  Компенсация акчасына кайбер арзанлы препаратларны гына алырга була. Гражданнар акча сайласа - шундый ихтыяҗ туган очракта кыйммәтле препаратлар белән тәэмин ителү мөмкинлеге кими.

Бүген без үзләре сайлаган кешеләргә генә түгел, аларның балалары, оныкларына да мөрәҗәгать итәбез! Сез якыннарыгызгы уйланмаган гамәлдән саклап кала аласыз. Янәшәдәгеләрегезгә ташламалы дарулар алуны сайларга булышыгыз, чөнки бу сезнең өчен, якыннарыгыз һәм күп пациентлар өчен яшәү страховкасы булып тора. Без бөтен кешегә бу мәсьәләдә дөрес сайлау һәм озын гомер телибез!"        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100