news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар Дәүләт торак фонды йортларында ташламалы бәя белән фатир арендалап яши ала

Тәкъдим Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Теләче, Чистай һәм Ютазы районнарындагы йортларга кагыла.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды яңа торакны базар бәясеннән 30 процент ташлама белән арендалау мөмкинлеген бирә. Бу хакта торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Чиста итеп бөтен эше эшләнгән заманча фатирлар – керү һәм бүлмә ишекләре куелган, пластик тәрәзәләр, сантехника, янгын сүндерү системасы, бар да бар”, - диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге тәкъдимнәр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Теләче, Чистай һәм Ютазы районнарындагы торак йортларга кагыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot