Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар дәүләт пошлиналары һәм салымнар буенча дәүләт казнасына 10 млрд сум бурычлы
Вахитов һәм Идел буе районнары суд приставлары фискаль түләүләр буенча чираттагы рейд уздырды.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Бүген Вахитов һәм Идел буе районнары суд приставлары фискаль түләүләр – административ штрафлар нигезендә түләнмәгән дәүләт пошлиналары һәм салымнар буенча чираттагы рейд уздырды. Бүгенге көндә татарстанлыларның дәүләт казнасына 10 млрд сум бурычы бар.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре шушындый чараларны атна саен уздыра. Бурычлары булган татарстанлыларга рейд вакытында кисәтү белдерелә яисә мөлкәте конфискацияләнә.
Бүлек бер үк административ штрафлар буенча 5,5 мең эш алып бара. Болар җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану, балигъ булмаганнарга алкоголь сату, түләүле парковкаларда түләми китү һәм башкалар.
“Шушындый административ штрафлар нигездә 30дан 50 меңгә кадәр. Рейд вакытында без бурычлы кешенең мөлкәтенә тикшерү уздырабыз һәм аны бурыч суммасына язабыз. Шушындый чараларны атна саен уздырабыз. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, салымнар түләнмәгәндә дә бурычларны кайтару өчен рейдка чыгабыз”, - дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары буенча суд приставы Наталья Гришина.
Приставлар ешрак фатирда булган техниканы бурыч суммасына яза. Шулай ук бурыч суммасына карап автомобиль дә исәпкә алынырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз