Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар өчен яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган
Чаралар биналарда һәм ачык һавада узачак.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан халкына яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы әзерләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
«Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары биналарда һәм ачык һавада узачак. чаралар озакламый башланачак һәм каникуллар беткәнче дәвам итәчәк. Районнарда барлыгы өч йөздән артык бәйрәм чарасы көтелә», — ди ул.
Әдһәмова сүзләренчә, «Әкият» курчак театры әзерләгән спектакльдә балалар үзләре катнаша алачак.
Ул шулай ук кайбер музейлардагы чараларны да атап узды. Алабуга музеендагы чыршы уенчыкларына багышланган күргәзмә, Арчадагы Тукай музеена экскурсияләр, Болгар музей-тыюлыгындагы әкият персонажлары, Свияжск музеендагы һәм Милли музейдагы интерактив программалар белән танышып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз