Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар өчен Ерак Көнчыгышка сәфәр итү мөмкинлеге булды
Бу ял хәлле кешеләр өчен: очыш бәясе сезонга карап 27-50 мең сум тәшкил итәчәк
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән Петропавловск-Камчатка шәһәр округы җитәкчесе Константин Слыщенко эшлекле очрашуда үзара эчке туристлар агымын җайга салу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
К.Слыщенко сүзләренә караганда, хәзер эчке туризмны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Камчатка краенда төньяк коэффициенты гамәлдә, шәһәрлеләрнең уртача ялы 45 көн һәм аннан да күбрәк тәшкил итә, дип билгеләп үтте ул.
“Закон буенча биредә яшәүчеләргә Россия Федерациясенең теләсә кайсы ноктасына бару бушлай. Әгәр элек ул бюджет оешмалары хезмәткәрләренә генә кагылса, быелдан башлап, бу карар коммерция структураларында эшләүчеләргә дә кагыла. Пенсионерлар һәм укучылар шулай ук зур ташламалар белән сәяхәт итә”, - дип белдерде Петропавловск-Камчатка шәһәр округы җитәкчесе.
Бүген Камчатка краенда 320 мең кеше яши, аларның 181 меңе - Петропавловск-Камчатка шәһәр округында.
“Башкалага очу вакыты 8 сәгатьтән артык, әгәр турист Мәскәүгә барып җиткән икән, Казан белән Мәскәү арасындагы уңайлы транспорт элемтәсен исәпкә алып, якындагы шәһәрләргә бару кыенлык тудырмаячак, - дип сөйләде Слыщенко. – Беренче чиратта, безнең туристка республиканың бай мәдәнияте кызыклы булачак. Без үзебезнең яктан туристларга матур табигатьтә ял, экстремаль экспедицияләрдә катнашу, ау тәкъдим итә һәм искиткеч матур гейзерлар һәм вулканнар күрсәтә алабыз.
С.Иванов билгеләп узганча, Камчаткага сәфәр татарстанлыларда кызыксыну уятачак. Әмма бу ял хәлле кешеләр өчен: очыш бәясе сезонга карап 27-50 мең сум тәшкил итәчәк.
“Безнең бурыч - Ерак Көнчыгышка авиаочышлар башкаручы «Аэрофлот» һәм «Сибирь» авиакомпанияләре белән турпродуктларга ташламалар системасы формалаштыру буенча сөйләшүләр алып бару. Хәзерге икътисади шартларда да сәяхәт итү ихтыяҗы кала: әгәр элек Камчаткада яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш Азиягә сәяхәт итүне сайласа, кызыклы тәкъдимнәр булган очракта, туристларның бер өлешен Татарстанга да җәлеп итә алырбыз дип ышанам”, - дип белдерде С.Иванов.
Очрашу нәтиҗәсендә, край делегациясе туристлык сезоны башында республикага сәфәр белән килүе турында килешенде. Туристлык тәкъдимнәре әзер булу белән Татарстан Республикасы белән Камчатка крае туризм базарларында катнашучылар белән эшлекле очрашулар узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендәгеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз