Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар өчен Дубай һәм Кипрга турыдан-туры авиарейслар ачыла
Очышларга билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстаннан Россия төбәкләре һәм чит илләргә туры авиарейслар турында сөйләде.
«Бүгенге көндә Казаннан Сочига, Анапа, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар, Минеральные Воды, Махачкалага очарга мөмкин. Чит илләрдән Дубай, Кипрга даими рейслар булачак. Пандемия сәбәпле, сайлау мөмкинлеге юк диярлек», — диде ул.
Аның әйтүенчә, субсидияләнгән авиарейслардан тыш, быел башка авиакомпанияләр хезмәт күрсәтә торган яңа маршрутлар да барлыкка килгән. «Быел язын Казан-Каһирә рейслары ачылды. Бүгенге көндә БДБ илләреннән Баку, Ереван, Минск, Худжанд, Ташкентка рейслар бар», — диде ул.
«Бүгенге көндә Татарстанның „АЭРО“ авиакомпаниясе Россиянең тугыз төбәгенә турыдан-туры субсидияләнгән авиарейсларны гамәлгә ашыра: Кемерово, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Махачкала, Барнаул, Самара, Пермь, май башыннан Карелиягә (Петрозаводск) турыдан-туры рейслар башланды. Барлык төбәкләрдә дә шифаханәләр, экскурсия программасы бар», — дип сөйләде Сергей Иванов.
Сергей Иванов бәяләрне Россия халкы өчен кулай дип саный. «Билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана. Иң ерак нокта — Барнаулга кадәр билет бәясе алты мең сумнан артмый», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз