news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар өчен балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләсе буенча кайнар линия эшләячәк

Гражданнар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны 27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр бирә алачак.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр татарстанлылар өчен балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан кайнар линия эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча бирә ала.

Консультацияне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot