news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк

Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь шимбәгә туры килгәнлектән, дүшәмбегә, 6 ноябрьгә күчерелә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Шуңа бәйле рәвештә, 2017 елда ул ял көне – шимбәгә туры килә һәм дүшәмбегә – 6 ноябрьгә (Татарстан Конституциясе көне) күчерелә.

Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез, шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100