news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала: популяр курслар һәм хезмәт хаклары

2025 елда Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә 6,5 меңгә якын кеше яңа һөнәргә укый.

Татарстанлылар бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала: популяр курслар һәм хезмәт хаклары
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Теләсә кайсы яшьтә эшчәнлек өлкәсен алыштырырга һәм аена 130-140 мең сумга кадәр акча эшли башларга мөмкин, әмма моны 25-35 яшьтә эшләү җиңелрәк. Яңа һөнәрне ничек бушлай үзләштереп була? Тәҗрибәсез килеш кайда эшкә алалар? Иң югары хезмәт хаклары кайда? Бу хакта «Татар-информ»га экспертлар җавап бирде.

Ешрак 25-34 яшьтәге кешеләр һөнәр алыштыра

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Кешеләр һөнәрен күбрәк акча эшләргә теләү яисә элеккеге эшеннән ару сәбәпле алыштыра»

Кешеләр эше илһамландырмый, үсәргә мөмкинлек бирми башлавын сизгәндә һөнәр алыштыру турында уйлана. Кайвакыт бу тышкы үзгәрешләр белән бәйле – яңа технологияләр, һөнәрләр, мәшгульлек форматлары барлыкка килә. Ә кайчакта моның сәбәбе – эчке үзгәрешләр. Бу очракта кеше үзен үз урынында итеп хис итә ала торган эш табарга тели.

«Бу вариант миңа таныш. Үз юнәлешемне озак эзләдем: консалтинг өлкәсеннән башладым, аннары сатулар белән шөгыльләндем. HR өлкәсенә килдем – һәм нәкъ менә монда үземне үз урынымда итеп хис иттем», - дип сөйләде «Татар-информ»га hh.ru сервисының оештыру үсеше буенча директоры Елена Петрова.

ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, соңгы елларда һөнәр алмаштыру киң таралган күренешкә әйләнә.

Һөнәр алыштыруның төп сәбәпләре:

  • үз һөнәреңнән ару – күп очракта белгечләр 5-7 ел эшләгәннән соң эмоциональ яктан арый башлый;
  • финанс перспективалары – югарырак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү;
  • шәхеснең үсеше – яңа талантларны һәм сәләтләрне тормышка ашыру теләге;
  • цифрлы трансформация – Татарстанда IT-кластер актив үсә һәм традицион һөнәр кешеләрен җәлеп итә.

Цифрлы трансформация мәшгульлекнең яңа формаларын булдырды:

  • дистанцион рәвештә эшләү;
  • платформада эшләү: хезмәтләр яки товарларны клиентлар соравы буенча цифрлы платформалар аша күрсәтергә яки сатарга була;
  • көнкүреш бурычларны автоматлаштыру.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, эшчәнлек өлкәсен алыштыруның сәбәпләре арасында шулай ук хезмәт базарында һөнәргә ихтыяҗ булмау, ару, күп стресс кичерү, процесслар автоматлашу, эштән кыскарту һәм яшәү урынын алыштыру кебек сәбәпләр дә булырга мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, бу ешрак 25-35 яшьтә күзәтелә. Кеше инде эшләп караган һәм беренче һөнәрен ошатмавын аңлаган, һөнәри үсеш өчен җитәрлек тәҗрибә туплаган. Яшьләр әле гаилә корырга ашыкмый, бу яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирә. 40-50 яшьтә исә «гомер уртасы кризисы» була. Кеше гомеренең яртысы үткәнен аңлый, ә ул үз эшеннән канәгать түгел, башка эш белән шөгыльләнергә тели.

«Һөнәр алыштыру өчен иң яхшы вакыт – 25-35 яшь. Яшьләр яңа эшкә тизрәк өйрәнә. 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үзенең тормыш тәҗрибәсен куллана һәм еш кына шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый», - дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Һөнәр алыштыруның иң еш очрый торган сәбәбе – хезмәт хакы түбән булу. Күбрәк акча эшләүчеләр белгечлеген сирәгрәк алыштыра.

Соңгы елларда һөнәр алыштыру киң таралган күренешкә әйләнә

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бушлай курслардан башлагыз, уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән түбәнрәк хезмәт хакы алырга әзер булыгыз»

Һөнәр алыштыруны нәрсәдән башларга? Беренчедән, сезгә нинди өлкә кызык булуын ачыкларга кирәк.

«Яңа юнәлеш турында белешегез, нинди компетенцияләргә ихтыяҗ булуын ачыклагыз, бу өлкәдә эшләүче кешеләр белән аралашыгыз. Һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узарга яки карьера консультанты белән фикер алышырга була. Аннары нинди белемнәр һәм сәләтләр кирәклеген билгеләгез һәм уку планын төзегез. Хәзер моны җиңел генә эшләп була – онлайн-курслар, стажировкалар, зур булмаган проектлар ярдәмендә. Резюмегызны яңартырга онытмагыз: элеккеге эш урыннарындагы уңышларыгызның кайсылары яңа рольдә дә файдалы булачагын күрсәтү мөһим», - дип киңәш итә Елена Петрова.

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүче актив чаралар» федераль проекты ярдәмендә бушлай укырга яки яңадан һөнәр үзләштерергә мөмкин

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Машина йөртүчегә, тегүчегә, аналитикка укыйлар»

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүче актив чаралар» федераль проекты ярдәмендә бушлай укырга яки яңадан һөнәр үзләштерергә мөмкин.

2025 елда программада кемнәр катнаша ала:

  • 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;
  • бала караучы һәм 3 яшькә кадәр бала карау өчен ялда булган кешеләр;
  • хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар;
  • инвалидлар;
  • мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән эшсез кешеләр;
  • хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм башка категорияләр.

«Укыту 360 һөнәрдән торган исемлеккә туры килә торган белем бирү программалары нигезендә оештырылган. 10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, укуга 6 474 кеше керешкән», - дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Кешеләр пилотсыз очучы аппаратлар операторларын өйрәтүче инструктор, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь, программа белән идарә ителә торган станок операторы, йөк транспорты һәм автобус йөртүче белгечлекләрен теләп үзләштерә, тегүчегә, оешмаларда мәгълүмати иминлекне тәэмин итүче белгечкә, аналитикка укый.

«Узган елда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 4 385 кеше укып чыкты. Бу планнан 36 процентка күбрәк. Уку узучыларның 80 проценты эшкә урнашты. Бухгалтерлык эшчәнлеге, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегияләре белән бәйле белем бирү программаларына ихтыяҗ зур булды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Хатын-кызлар логистика, смета эше, программа продуктларын сынау, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, психология, кадрлар администрациясе кебек читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган укыту программаларын сайлаган.

«Татарстан халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы кысаларында эшсез гражданнарны бюджет акчаларына укыталар. Быел 370 кеше укый. Машина йөртүчеләр яңадан һөнәр үзләштерә, кешеләр «1С» программасына өйрәнә, сметачы, мультироторлы пилотсыз авиация системалары операторы һәм көйләүче технигына, сакчыга укый.

Шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Алабуга оборона-сәнәгать комплексының тугыз предприятиесе хезмәткәрләрен укыту һәм яңадан укыту эше алып барыла. 1 302 хезмәткәр уку уза. 2025 елда барлыгы 8,5 меңгә якын татарстанлыны укыту планлаштырыла.

Кешеләр электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь, программа белән идарә ителә торган станок операторы, йөк транспорты һәм автобус йөртүче белгечлекләрен теләп үзләштерә

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Эшегезне яхшы башкарыгыз, инициатива күрсәтегез, аралашу күнекмәләрен үстерегез»

Белгечләр фикеренчә, һөнәр алышынганда карьера юлын дөрес төзү мөһим.

«Карьера юлы – ул туры баскыч түгел, ә тукталышлар һәм борылышлар исәпкә алынган маршрут. Берничә елдан соң нинди ноктага килергә теләвегезне һәм анда барып җитү өчен нинди осталыклар һәм белемнәр үстерергә кирәклеген аңлау файдалы. Профессиональ элемтәләр челтәрен үстерегез. Иң мөһиме – юнәлешне үзгәртергә курыкмагыз», - ди Елена Петрова.

Superjob.ru һөнәри үсеш траекториясен төзү кагыйдәләрен атады:

  • «үз» эшегез белән шөгыльләнегез. Сезгә чын күңелдән кызыклы булган юнәлешне сайлагыз;
  • эшегезне яхшы башкарыгыз;
  • инициатива күрсәтегез;
  • яңа бизнес-мохиттә күбрәк аралашыгыз. Карьера төзергә элемтәләр ярдәм итә;
  • үзегезгә пиар ясарга өйрәнегез. Җитәкчеләргә уңышларыгыз турында белдерә белегез;
  • тәҗрибә туплау, уку һәм үсү өчен зур компаниягә урнашу мөмкинлеген карагыз.

ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә бер, өч һәм биш елга максатчан позицияләрне билгеләргә, ә мәшгульлек хезмәте яки «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында бушлай укыганнан соң стажировка узарга яки проект эшен башларга киңәш иттеләр.

«Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта белгечләр эш эзләүчеләргә эш табу һәм карьера төзү планын төзергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләделәр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.

«Резюмеда элекке эш урыннарындагы тәҗрибәгезнең булачак һөнәрдә файдалы булачагын күрсәтегез»

Һөнәр алыштырганда яхшы резюме ясау мөһим.

«Кайда эшләгәнегезне генә түгел, нәрсә эшли белүегезне күрсәтергә кирәк. Резюмеда функцияләр турында гына түгел, конкрет нәтиҗәләр турында да сөйләгез. Эш бирүчеләрнең сездән нәрсә көтүен аңлавыгызны һәм тиз арада эшкә кушылырга әзер булуыгызны күрсәтү өчен белемнәрегез һәм осталыкларыгыз турында яңа эш урынында җайлап сөйләгез. Кыска гына хат өстәсәгез яхшы булачак – ул сезнең ни сәбәпле эш алыштыруыгызны аңлатырга һәм шәхси мотивациягезне күрсәтергә ярдәм итәчәк», - дип сөйләде Елена Петрова.

Superjob.ru яхшы резюме төзү өчен киңәшләр бирде:

  • элекке эш урынындагы уңышлар турында сөйләү генә җитми, анда үзләштергән күнекмәләр турында тасвирлап язарга, тәҗрибәне булачак һөнәр белән бәйләргә кирәк;
  • резюмега курсларда нәрсәләргә өйрәнүегез турында языгыз;
  • «эш тәҗрибәсе» дигән бүлеккә барлык практикалар, стажировкалар, волонтерлык эшчәнлеге, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләгән урыннар, диплом/чыгарылыш эше темасын языгыз;
  • портфолио җыегыз;
  • резюме җибәргәннән соң рекрутерларга шалтыратыгыз, тискәре җавап алган очракта кире элемтә кайтаруларын сорагыз.

«Резюмены «Россия эше» бердәм цифрлы платформасындагы сервис ярдәмендә төзергә яки шул ук исемдәге кадрлар үзәгенең карьера консультантларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

«Эш бирүчеләрнең 50 проценты бер елдан азрак эш тәҗрибәсе булган яисә тәҗрибәсе булмаган кандидатларны карарга әзер»

Бүгенге көндә эш тәҗрибәсе булмаган кешеләр теләсә кайсы өлкәдә җиңел генә эш таба ала. Искәрмә буларак югары һәм урта менеджмент өлкәсен генә атарга була, ләкин анда да эш бирүчеләр тәҗрибәсез белгечләрне алырга әзер. Бүгенге көндә тәҗрибә түгел, ә укый, өйрәнә, аралаша, җайлаша, проблемалар чишә белү кебек сәләтләр күбрәк бәяләнә.

«Соңгы айда Татарстанда эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр өчен иң күп вакансияләр сатулар, эшче персонал, транспорт, логистика, йорт персоналы һәм хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук ваклап сату өлкәсендә тәкъдим ителде», – дип аңлатты Елена Петрова.

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда игълан ителгән вакансияләрнең яртысыннан күбрәген эш тәҗрибәсе аз булган яки бөтенләй булмаган кешеләр өчен вакансияләр тәшкил итә – 21,7 мең.

Эш бирүчеләр тәҗрибәсез кешеләрне актив үсүче, кадрлар еш алышынучы яки һөнәри күнекмәләргә караганда шәхси сыйфатлар һәм укырга теләү мөһимрәк булган өлкәләргә алырга әзер. Мондый һөнәри өлкәләргә түбәндәгеләр керә:

  • станок операторлары, төрле эш белән шөгыльләнүчеләр, товарлар төрүчеләр;
  • сату, ваклап сату өлкәсе;
  • хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы, официантлар, барменнар, пешекче ярдәмчеләре, курьерлар (мондый вакансияләргә студентларны да алалар);
  • административ эшчәнлек, офис-менеджерлар, сәркатипләр, ярдәмчеләр;
  • логистика һәм склад хуҗалыгы, комплектлаучылар, йөк ташучылар, машина йөртүче-курьерлар;
  • клиентлар сервисы өлкәсе, кол-үзәк операторлары, техник ярдәм күрсәтү белгечләре.

Башка өлкәләрдә стажировка һәм остазлык программалары ярдәмендә эшли башларга мөмкин, бигрәк тә укырга һәм үсәргә теләк булган очракта, дип өстәделәр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«2025 елда «Россия эше» кадрлар үзәге Татарстанда хезмәт базарына беренче тапкыр чыгучы 860 кешегә эшкә урнашырга ярдәм итте. Бу ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 процентка якын өлеше. Эшкә урнашучылар арасында социаль әһәмиятле тармак һөнәрләренә иң зур ихтыяҗ булды», - дип сөйләделәр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә ихтыяҗ зур булган. Эшкә урнашучыларның 18 проценты шәфкать туташы, фельдшер һәм табиб белгечлекләрен үзләштергән. Шактый күп кеше эшче һөнәрләргә (14 процент) һәм мәгариф өлкәсендәге белгечлекләргә – укытучылар, тәрбиячеләр (7,5 процент) булып урнашкан. Гражданнарның 3,8 проценты слесарь эшен сайлаган.

Тәҗрибәгә соралмаган тармакларда иң күп вакансияләр сәнәгать һәм җитештерү (4,8 мең), сәүдә һәм җәмәгать туклануы (2,3 мең), сәламәтлек саклау (1,8 мең), мәгариф (1,1 мең) һәм транспорт (1 мең) өлкәләрендә тәкъдим ителә.

«Беренче ел - адаптация чоры, хезмәт хакы югары булмаячак»

Иң кызыксындырган сорау: яңа өлкәдә хезмәт хакы нинди була? ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, безнең төбәктә эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр өчен уртача хезмәт хакы 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Тармакларда иң зур уртача хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару (63,5 мең сум), төзелеш (59 мең сум), транспорт һәм логистика (56,2 мең сум), эшкәртү җитештерүләре (55,4 мең сум) өлкәсендә.

Яңа өлкәдә беренче яхшы хезмәт хакы алу өчен 6 ай вакыт узарга тиеш. Һөнәри өлкәдәге уртача керем дәрәҗәсенә ирешкәнче бер-ике ел вакыт узачак. Даими үсештә булган очракта 3-5 елдан югары хезмәт хакы ала башларга мөмкин.

«Беренче ел адаптация чоры булачак, хезмәт хакы югары булмаячак. Бер елдан керем дәрәҗәсе артырга мөмкин. Актив эшләү, өйрәнү һәм карьера стратегияләрен куллану ярдәмендә ике-дүрт ел дәвамында тотрыклы югары керемгә ирешергә була. Югары хезмәт хакына ирешү өчен тәҗрибә туплау, катлаулы күнекмәләр үзләштерү һәм җитәкче кебек югарырак позицияләргә кадәр үсү өчен берничә ел кирәк булачак», - дип аңлатты SuperJob.ru.

Елена Петрова фикеренчә, башта тәҗрибә туплау һәм репутация формалаштыру мөһим. Әмма дөрес эш иткән очракта хезмәткәр бер елдан соң керемен элекке дәрәҗәгә җиткерә, ә бер-ике елдан арттыра ала. Иң мөһиме – процесска үзеңә һәм киләчәгеңә инвестиция буларак карау.

Наталья Рыбакова, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot