news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар бер көндә «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенә 20 мең фото җибәргән

Татарстанлылар бер көндә «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенә 20 мең фото җибәргән
Фото: конкурста катнашучыларның социаль челтәреннән

Россия Президенты өчен тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстан халкы үз социаль челтәрләрендә «Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсы өчен 19 304 фото урнаштырган. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.

Конкурс Россия Президентын сайлауда катнашкан һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр арасында үткәрелә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган фото астына #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары язылырга тиеш. Җиңүче, исегезгә төшерәбез, өч Lada Vesta автомобиленең берсен алачак. Беренче уен бүген 21.00 сәгатьтә уза.

Оештыручылар сөйләгәнчә, республиканың төрле почмакларыннан фотолар килә, аларда, кагыйдә буларак, гаиләнең берничә буыны вәкилләре, шулай ук өлкән яшьтәге катнашучылар, күп балалы, күкрәк сабыйлары булган сайлаучылар катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot