news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсация алырга ашыкмый

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белдерде

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Хәзерге вакытта Татарстанда балалар бакчаларына түләүләр өчен 14 меңнән артык өстәмә компенсация билгеләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде.
 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатынан адреслы социаль ярдәм күрсәтү чарасы гамәлгә куела. Бу компенсация гаиләнең бер әгъзасына күпме керем туры килүгә карап билгеләнә һәм адреслы характерга ия. Шул ук вакытта ата-аналар өчен федераль компенсация дә кала: беренче балага 20 процент күләмендә, икенчесенә – 50 процент, өченчегә һ.б. – 70 процент. Республикада бу компенсацияне 72 мең тирәсе гаилә ала. Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 190 меңнән артык бала йөри.
Шулай ук Татарстан балалар бакчаларында өстәмә компенсация алу шартлары, документлар кабул итү, консультация бирү оештырылды дип искәртте Айрат Шәфигуллин. Министр мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта 14 мең өстәмә һәм 4,5 мең федераль компенсация билгеләнгән.
 Хәзерге вакытта өстәмә компенсация тиешле гражданнарның 38 проценты гына гариза биргән, аларның 70 проценты чамасы – бер җан башына 10 мең дә керем чыкмаган гражданнар, дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot