Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында призлы урын яулады
Татарстан җыелмасы 800 мең кешедән артык авыл халкы яшәгән РФ субъектлары арасындагы төркемдә 1 урын алды.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан делегациясе 3-7 августта Курск өлкәсендә узган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында икенче урын яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан делегациясе составында – 39 спортчы, 4 тренер булган. Авыл уеннары программасына 18 төр ярыш кертелгән. Шулар арасында спортның классик төрләре: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч сынашу һәм авыр атлетика бар.
Программада шулай ук һөнәри осталыкка ярышлар да каралган. Биредә сыер савучылар, чалгычылар, механизаторлар ярышлары һәм спорт гаиләләре ярышлары булган.
Татарстан Республикасы җыелма командасы Россия Федерациясенең 66 субъекты арасында ярышларда 2 нче урынны алды. Шулай ук Татарстан җыелмасы авыл халкының 800 меңнән артык кеше яши торган РФ субъектлары арасында төркемендә 1 урын яулады, диелгән әлеге хәбәрдә.
Гомумкоманда беренчелегендә 1 нче урында Чиләбе өлкәсе; 2 нче урында Татарстан Республикасы; 3 нче урында Курск өлкәсе булган.
800 меңнән кешедән артык авыл халкы яшәгән РФ субъектлары арасында 1 урын – Татарстан Республикасы; 2 урын – Краснодар крае; 3 урын – Башкортстан Республикасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз