news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сарыф итә

Программа гамәлгә кергәннән башлап, 225 меңнән артык Татарстан гаиләсе торак шартларын яхшырткан.

Татарстанлылар ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сарыф итә
архив/Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ана капиталын куллануның иң популяр юнәлеше – торак шартларын яхшырту. Барлык гаризаларның 90 проценттан артыгы шуңа карый. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

“Программа гамәлгә кергәннән башлап, 225 меңнән артык Татарстан гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Шуларның 190 меңгә якыны ана капиталы ярдәмендә өлешчә яки тулысынча торак кредитларын каплаган. Тагын 35 меңнән артык гаилә торак шартларын кредитсыз гына яхшырткан”, - диде Гөлсинә Сабирова.

Аның сүзләренә караганда, ана капиталы акчасын республика гаиләләренең 80 проценттан артыгы инде файдаланган. Программа кысаларында, барлыгы 85 млрд сум акча түләнгән.

  • Ана капиталы программасы буенча быел 10 айда 15 мең сертификат тапшырылган. Закон гамәлгә кертелгәннән бирле, барлыгы 285 мең сертификат бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100