news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар “Алтын көз” күргәзмәсеннән 47 медаль алып кайтты

Күргәзмә Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә узды

(Казан, 19 октябрь, “Татар–информ”). “Алтын көз – 2009” Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча ТР агросәнәгать комплексы җитештерүчеләре 27 алтын, 8 көмеш һәм 12 бронза медальгә лаек булды. Күргәзмәдә Россиянең 50 төбәге һәм дөньяның 29 иленнән вәкилләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Күргәзмәдә Татарстаннан 25 тән артык агросәнәгать предприятиесе катнашты. Алар арасында “Вамин–Татарстан” ААҖ, “Татспиртпром” җитештерү берләшмәсе дәүләт унитар предприятиесе, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Казан май–экстрация заводы” ААҖ, “Умаратачылык буенча дәүләт идарәсе” дәүләт учреждениесе, “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты” дәүләт фәнни учреждениесе, “Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни–тикшеренү институты” дәүләт учреждениесе, “Татарстан кулланучылар берлеге”, “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ, “Алтын башак” холдинг компаниясе ААҖ, “Ак Барс–холдинг” ААҖ, “Ак Барс–Питрәч” агрофирмасы” ААҖ, “Казан” кошчылык фабрикасы” ААҖ, “Агросила–групп” ЯАҖ, “Чаллы–бройлер” ҖЧҖ һәм башкалар бар иде.
“Вамин–Татарстан” ААҖнең филиаллары: Чаллы сөт комбинаты, Азнакай сөт комбинаты һәм Балтач сөт–май заводы продукциясе алтын медальгә лаек булды. Күргәзмәдә умартачылык продукциясе тәкъдим иткәне өчен “Умартачылык идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе дүрт алтын медаль белән бүләкләнде.
Югары сыйфатлы он һәм “Рябинушка” икмәк–күмәч эшләнмәсе өчен “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ шулай ук алтын медаль яулады. “Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни–тикшеренү институты” дәүләт учреждениесе микробиологик ашламалар эшләгән өчен алтын медальгә лаек булды. “Майский” теплица комбинаты ачык грунтта үстергән яшелчәләр өчен алтын медаль алды. Беренче сортлы бройлер чебиләре үстергәне һәм субпродуктлар җитештергәне өчен “Чаллы–бройлер” ҖЧҖ ике алтын медаль белән бүләкләнде. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты шулай ук ике алтын медальгә лаек булды.
“Вамин–Татарстан” ААҖнең филиаллары – Казан сөт комбинаты, Бөгелмә сөт комбинаты һәм Арча сөт комбинаты көмеш медаль яулады.
“Вамин–Татарстан” ААҖнең филиаллары – Казан сөт комбинаты, Түбән Кама сөт комбинаты һәм Балтач сөт–май комбинаты продукциясе бронза медальләргә лаек булды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты ике бронза медаль белән бүләкләнде.
Татарстан фермерлары да “Алтын көз” күргәзмәсеннән бүләкләр белән кайтты – аларга 5 диплом тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100