news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясендә актив катнаша

Татарстанлылар «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясендә актив катнаша
соцчелтәрләр

Татарстан халкы Россия Президентын сайлауда актив тавыш бирә һәм «Гаилә белән сайлыйбыз!» акциясендә катнаша.

Конкурс шартлары буенча, тавыш биргән һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр социаль челтәрдә шул фотографияләрне #ТатарстанАлга и #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән урнаштырырга тиеш.

Беренче көнне татарстанлылар 20 меңгә якын фото юллаган. Катнашучылар арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатыла. Сайлауның беренче көнендә җиңү бәхете Актанышта яшәүче гаиләгә елмайды – Флүдә Гардисламова һәм аның ире машиналы булды. Җиңүче кичерешләре белән уртаклашып, ватандашларын да бәхетен сынап карарга чакырган.

Тавыш биреп, соцчелтәрдә фотографияләрен урнаштырган татарстанлыларны тагын ике машина көтә. Аларны 16 һәм 17 мартта уйнатачаклар.

Моннан тыш, татарстанлыларның зур активлыгы белән бәйле рәвештә, оештыручылар иң креатив катнашучылар өчен махсус призлар белән берничә номинация игълан иткән. Өч көн дәвамында «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» төркемендә иң кызыклы фотографияләр буенча тавыш бирү барачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Номинацияләр түбәндәгеләр:

«Иң креатив гаилә»;

«Иң елмаючан гаилә»;

«Иң тату гаилә»;

«Иң өлкән гаилә»;

«Иң яшь сайлаучылары булган гаилә»;

«Иң күпсанлы кешеле гаилә».

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100