Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар акчаны туздырмый, банкка сала — Олег Палевин
Шулай да кредит алучылар арта, ди Татарстан икътисад министры урынбасары.
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан банкларына акча салучылар арткан. Кредит алучылар һәм акчаларын сарыф итүчеләр исә, киресенчә, кимегән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте.
“Узган ел белән чагыштырганда, быел кертемнәр күләме 4,5 процентка артты. Татарстанлылар акчаларын туздырмый башлады. Дөрес, берникадәр вакыттан соң халыкның сатып алу сәләте артачак, әмма элеккегечә булыр дип көтелми”, - диде министр урынбасары.
Кредитларга килгәндә, аларны күбрәк физик затлар алуы да билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз