news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар "Агачлар утырту көне" Бөтенроссия акциясендә катнашты

Нарат үсентеләрен Кадышево бистәсендә утырттылар

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген, Агачлар утырту көне уңаеннан, республика буенча агачлар утырттылар. Кадышево бистәсе шундый пунктларның берсе булды. Монда автобусларда һәм машиналарда республиканың дәүләт учреждениеләре, министрлыклар хезмәткәрләре, ММЧ җитәкчеләре, журналистлар, студентлар килде.
Берничә көн дәвамында Казанда булган кунаклар - "ВВС World News" Россия вәкиллеге башлыгы Сергей Становкин, «Интерфакс» МА генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, "Медиаиндустрия академиясе" учреждениесе "Принтмедиа" үзәге җитәкчесе Александр Цыганенко, Берг университеты профессоры Хартманн Либетрут акциядә катнашырга килгән.
Акцияне оештыручы - Росия урман хуҗалыгы. Татарстанда чараны оештыручылар - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Россиянең "ЭКА" Яшел хәрәкәте.
Акциядә катнашучыларга яшел бейсболкалар, "День посадки леса в Республике Татарстан" язулы жилетлар һәм ТР урман питомникларында үстерелгән үсентеләр тараттылар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илдус Мәгыйзов сөйләвенчә, әлеге участокның агачлар утырту өчен сайлану сәбәбе - 2008 нче елда монда көчле давыл булган, нәтиҗәдә, агачлар ауган.
Утырту өчен нарат сайланган, чөнки монда аның үсеше өчен, уңайлы шартлар бар, ә нәкъ менә - комлы туфрак. Белгечләр фикеренчә, Татарстанда наратлар тиешле күләмдә түгел, һәм бүгенге чара аларның санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген утыртылган агачлар бер елдан 10 см биеклектә, ә 50 елдан алар наратка хас биеклектә булачак.
Хартманн Либетрут журналистлар белән әңгәмәсендә Казанны ошатуын әйтте, аңа бигрәк тә, татар аш-сулары ошаган. Бүгенге чара турында әйкәндә, ул Германиядә беркайчан да агачлар утырту буенча мондый масштаблы акция күрмәвен билгеләп үтте. Профессор мондый акцияләрне Германиядә уздырырга тәкъдим итәчәк, аның фикеренчә, бу чаралар кешеләргә берләшергә ярдәм итә.
Катнашучыларның яхшы эшләве нәтиҗәсендә, агачлар тиз арда, бер сәгатьтә утыртылды. Соңыннан оештыручылар катнашучыларны өчпочмаклар белән чәй эчәргә чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot