news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар 1 декабрьгә кадәр 9,1 млрд сум күләмендә милеккә салым түләргә тиеш

Татарстанлыларга салым түләү турында 2,2 миллионнан артык документ җибәрелгән, алар буенча республика халкы 9,1 млрд сум күләмендә милек салымы түләргә тиеш. Узган ел белән чагыштырганда, бу 500 млн сумга диярлек күбрәк. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«Без 9,1 млрд сум җыярга тиеш: транспорт — 5 млрд, милеккә салым — 2,8 млрд һәм җир салымы — 1,3 млрд сум. Моннан тыш, салым кәгазенә 375 млн сум күләмендә физик затларның кеременә салым кертелгән. Салым агентлары тарафыннан салым тотылмаган кешеләр бу», — дип сөйләде Сафиуллин республика Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җир салымы буенча исәпләнгән сумма узган ел белән чагыштырганда 10 процентка, милеккә салым буенча — 11 процентка, ә транспорт салымы буенча сумма 2 процентка арткан.

Шул ук вакытта Татарстанда җир салымы буенча уртача түләү — 1276 сум, милек буенча — 1802 сум һәм транспорт буенча 4896 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100