Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар 1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка языла ала
Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә матбугатка язылырга мөмкин.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына даими басма матбугатка язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга язылырга мөмкин булачак. Үзең өчен генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче туганнар, якыннарга да матбугатны яздыртып була.
Ил буенча газета-журналларга Россия Почтасының «Подписные издания» каталогы аша язылалар. Биредә хәзерге вакытта 2000 нән артык басма матбугат теркәлгән. Шулай ук башка каталоглар аша да язылырга мөмкин.
Россия Почтасы каталогы буенча ясалган ташламалар белән Россия Почтасы порталында кулланырга була. Биредә өйдә яки офиста утырып, хезмәт өчен банк картасы ярдәмендә комиссиясез түләп, бик җайлы гына матбугатка язылырга мөмкин.
Язылу кампаниясе вакытында Россия Почтасы Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгының төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы исемлегенә кергән матбугатка язылучыларга, үз каталогы аша язылганда 25 процент ташлама, башка язылу агентлыклары каталогы кулланылса, 20 процент ташлама ясаячак, дип хәбәр итә Россия Почтасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз