news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлы, янә руль артына утыру өчен, алимент буенча 100 мең сум бурычын түләгән

33 яшьлек ир-ат алимент буенча бурычы өчен эзләүдә булган, автомобиль белән идарә итү тыелгач кына ир-ат табылган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанлы, янә руль артына утыру өчен, алимент буенча 100 мең сум бурычын түләгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ММЧ белән элемтә бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр иткән.

«Нурлатта яшәүче 33 яшьлек ир-атның алимент буенча 100 мең сум бурычы җыелган. Бурычлы ир-ат эзләүдә булган. Нурлат районы суд приставы аңа карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләү турындагы карар чыгарган», – дип сөйләде Лилия Хәлимова.

Бары тик шуннан соң гына бурычлы ир-ат суд приставларына мөрәҗәгать иткән һәм алиментны тулысынча түләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100