news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлы Россия Халык участковые булды

Рүзәл Гариповка бәйгенең төп призын — “УАЗ-Патриот” автомобиле тапшырыла.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Лениногорск районы Эчке Эшләр бүлеге полиция участкок уполномоченные, полиция капитаны Рүзәл Гарипов “Халык участковые” бәйгесендә җиңүче булды. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Рүзәл Гарипов бәйгенең төп призын —“УАЗ-Патриот” автомобилен алачак.

Полициягә Гарипов 2009 елда, армиядә кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтканнан соң килә. Рүзәлнең абыйсы да гомер буе ЮХИДИда эшләп, пенсиягә чыккан. Тагын бер туганы да авыл участковые.

2011 елга кадәр Рүзәл патруль-пост хезмәтендә эшләгән, аннан “үзен сынап карыйм” дип, участковый булып күчкән.

Лениногорскида өч ел участковый булып эшләгәннән соң, авыл советы җирлегенә күчкән. Хәзер гаиләсе белән Иске Писмән торак комплексында яши. Аңа өч меңнән артык халык яшәгән өч авыл җирлеге беркетелгән.

Анда 14 авыл, 8 кибет, 3 гомум мәктәп, 3 балалар бакчасы, 2 мәчет һәм 1 чиркәү , 3 почта бүлекчәсе, 3 мәдәният йорты һәм 4 фельдшер-акушерлык пункты бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100